Себер ханлыгын яулап алуга яңа караш
(2008 елның 20 маенда, Казан шәһәренең Мәрҗәни исемендәге тарих институтында уздырылган "Урта гасырлар төрки-татар дәүләтләренең сәяси һәм социаль-икътисадый тарихы / XV-XVIII гасырның өченче чиреге/" дип аталган
Бөтенроссия фәнни конференциясендә ясаган чыгыш.)
Барлык рус һәм совет энциклопедияләрендә диярлек Себер ханлыгын яулап алучы итеп казак атаманы Ермак күрсәтелә, рус тарихчылары да дүрт гасыр буе шуны исбатлап яздылар, соңгы елларда исә бу турыда кинофильмнар төшерелде, Себердә һәм Россиянең башка урыннарында аңа һәйкәләр куелды. Әмма бу дөреслеккә туры киләме соң, Себерне буйсындыручы, чыннан да, Ермакмы яки бу хакыйкатьне яшерер өчен уйлап чыгарылган ялганмы?
"Татар энциклопедик сүзлеге"нән күренгәнчә, "Себер ханлыгы 15 йөзнең 20нче елларында барлыкка килә һәм 1598 елда, Күчем хан үтерелгәннән соң, мөстәкыйльлеген югалта һәм рус дәүләтенә буйсындырыла", диелә. (Татар энциклопедик сүзлеге. Казан, 2002, 558 бит.) Ермакның Себергә яу чабуы исә кайбер тарихчылар язуы буенча 1581 елның 1 сентябрендә башлана, ("Есиповская летопись", Миллер Г.Ф., "История Сибири", Шеглов И.В., "Хронологический перечень важнейших данных из истории Сибири", Һади Атласи, "Себер тарихы" һ.б.), кайберләренең язуы буенча бу поход 1582 елның 1 сентябрендә башлана. (Скрынников Р.Г., "Сибирская экспедиция Ермака", Габдельбар Файзрахманов "История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века" һ.б.) Ермак кайбер тарихчылар язуы буенча 1584 елның 5-6 августында, кайберләре язуынча – 1585 елның 5-6 августында Вагай елгасының Иртышка коя торган урынында Күчем хан яугирләре тарафыннан үтерелә.
Ни булса да, Ермак Себердә нибары 3 ел була, Наполеон Мәскәүне алган кебек, Себернең башкаласы Искәрне генә кулына төшерә, Күчем хан исә казак атаманы үтерелгәннән соң да 15 елдан артык кулына кылыч тотып урыс гаскәренә каршы сугыша. Тагы да тулырак итеп әйткәндә, Күчем ханның исеме бары тик 1601 еллардан соң гына елъязмаларда күрсәтелми башлый, шулай булгач, аның үлеме дә 1598 елда түгел, 1601 елларда гына булган булырга тиеш. Димәк Күчем хан, Ермак үтерелгәннән соң да әле 15 елдан артык үз дәүләте өчен көрәш алып бара, әмма бу көрәш инде казак атаманы Ермакка каршы түгел, урыс регуляр армиясенә каршы була. Ягъни, озак еллар буе Себер ханлыгы белән Россия дәүләте арасында канкойгыч сугышлар бара, татарлар өчен бу илне һәм җирне бирмәс өчен азатлык сугышы булса, руслар өчен, Россия өчен яулап алу сугышы була.
Хәер, Ермакка кадәр дә Россиянең Себерне кулга төшерергә ныклы нияте була, бу турыда тарихи документлар сөйли. Россия патшасы Иван IV үзе хуҗа булмаган Урал-Себер җирләрен 1558 елда ук урыс байлары Строгоновларга таларга рөхсәт бирә. 1574 елның 30 маенда исә ул Күчем хан биләмәләренең, ягъни, чит дәүләт булган Себер ханлыгының зур өлешен жалованная грамота нигезендә шул ук Строгоновларга бирә, аларга анда крепостьлар салырга, кораллы сакчылар тотарга, тимер эшкәртергә, иген чәчәргә рөхсәт итә һәм себер халкыннан ясак җыеп, аны үзенә китертергә боера. (Бахрушин С.В. Пути в Сибирь в XVI – XVII вв. // Бахрушин С.В. Научные труды. Т.III. Ч.I. – М., 1955, с.93.) Һәм болар өчен Иван патша Строгоновларны 20 елга барлык салымнардан азат итә! Югыйсә бу бит Күчем ханның урыс патшасы белән тыныч яшәү хакына, үз халкыннан өзеп, Мәскәүгә һәр ел саен мең кеш тиресе ясак түләп торган чаклары! Һәм шул ук вакытта Явыз Иванга: "Тынычлык теләсәң – тыныч яшәрбез, сугышырга теләсәң – сугышырбыз", - дип хат язган еллары...
Ә Иван патшага Себер тулысынча кирәк була һәм ул сугышка әзерләнә. Стогоновлар экспанциясе аша Себерне яулап алуның беренче этабы башланса, Ермак аның дәвамы гына булып тора, ә Россиянең регуляр армиясе исә бу мәкерле эшне азагына җиткерә. 1570 елларда Строгоновлар Урал-Себердә 8 миллион десятина җирләргә ия булалар, бу тирәләрдә Соликамски, Конкор, Орел-Каргедан, Чусовой кебек таш калалар салдыралар, бандит казакларны яллап, хәзерге ханты-манси җирләренә хәтле һөҗүмнәр оештыралар, алар таламаган бер генә авыл да калмый. Һәм, әлбәттә, Күчем хан да , Мәскәү белән тынычлык хакына, дип, күрәләтә илен талатырга теләми һәм 1573 елда үзе Строгоновларга каршы яу чыга, урысларга ясак түләүне туктата.
Ул арада Урал аръягына, Строгоновлар янына Ермак юлбасарлары килеп чыга, аларның Идел буенда оештырган канлы суешлардан соң патша гаскәреннән качып йөрүләре була. 1577 елның җәендә фарсы иленә баручы урыс илчелеген талаганы һәм илче Карамышевны үтереп, Россия патшасының фарсы шаһына дигән бөтен бүләкләрен үзенә алганы өчен Иван IV Ермакны һәм аның башкисәрләрен үлем җәзасына хөкем итә. (Миллер Г.Ф. История Сибири. Москва, 1999, с. 335. Грамота царя Ивана Васильевича на Чусовую Максиму и Никите Строгановым о посылке в Чердынь волжских казаков Ермака Тимофеева с товарищами, 1582 год, ноября 16.) "А те атаманы и казаки преж того ссорили нас с Ногайской ордою, послов ногайских на Волге на перевозех побивали, и ордобазарцев грабили и побивали, и нашим людем многие грабежи и убытки чинили; и им было вины свои покрыти тем, что было нашу Пермскую землю оберегать, и они зделали с вами вместе по тому ж, как на Волге чинили и воровали..." (Күрсәтелгән хезмәт, шунда ук.) Пермь җирләрен сакламаган очракта, Иван патша Ермакны һәм аның казакларын асып куярга боера.
Әмма Ермакның "Себер ханлыгын яулап алуы" турындагы хәбәрен ишеткәч, Иван IV үзенең Ермакка карата булган фикерен капма-каршыга үзгәртә. "...взял Сибирское царство, победил о обратил в бегство хана Кучума, многих татар, остяков, вогулов привел к шерти быть под царскую руку и давать им ежегодно ясак", дип мактанып яза Ермак Рәсәй патшасына хатында. Ермак атаманы Иван Кольцо аның бу хатын 1583 елның язында Иван патша кулына китереп тоттыра. Әле күптән түгел генә үлем җәзасына хөкем ителгән Иван Кольцоны да, аның янындагы казакларны да Рәсәй патшасы асып куймый, киресенчә, башкисәр Ермак өчен, дип, үз өстеннән тунын салып бирә, аңа сугыш көбәләрен бүләк итә, башкаларны да мул бәхилләтә. Ул гына да түгел, Иван патша Ермакка ярдәмгә дип, воеводалары князь Семеон Болхонский һәм Иван Глуховны, 500 кешелек кораллы гаскәр белән, Себергә озата, аларга христиан дине әһелләре, әрхәриләр һәм поплар да кушыла, бу тәре походына соңрак Уралда Строгоновларның 300 кешелек сугышчылары да өстәлә.(Сибирские летописи. – СПб., 1907, с.346.)
Инде тарихтан билгеле булганча, Ермак ул вакытта Себерне ала алмый, бары тик ханлыкның башкаласы Искәрне генә кулга төшерә һәм якын-тирәдәге шәһәр-авылларны талый. Беренче кышта ук Искәрдә чолгашышта калып, аның ачлыктан күп кешесе кырыла, көзен Мәскәүдән килеп кушылган мең кешелек гаскәр һәм чиркәү чирүе Ермакның хәлен җиңеләйтәсе урында, алдагы салкын кышта тагы чолганышта һәм азыксыз калып, бөтенләе белән кырылып-үлеп бетә, аларның үлемендә Ермакның да гаебе зур була. Искәр һәм Карача шәһәрләрендә чолганышта калган урыс гаскәре, христиан руханилары шул хәтле хәлгә килеп җитәләр ки, алар хәтта бер-берләренең мәетләрен ашый башлыйлар, бу хакта Себер елъязмалары хәбәр итә. 1585 елның җәендә исә Ермак бөтен көчен куеп Себердән чыгып качарга омтыла, ул елга юлы белән көнбатышка да, төньякка да ыргылып карый, әмма аны татарлар бер яктан да чыгармыйлар һәм Ермак гаскәре белән Искәрдән ерак түгел үлемен таба... Искәрне саклап калган воевода Иван Глухов һәм казаклар 1585 елның 15 августында аны ташлап, шәһәргә ут төртеп качалар, Обь һәм Печора елгалары аша Рәсәйгә кайтып егылалар. (Сибирские летописи... с.299.) Күчем хан исә вакытлы гына калдырып торган башкаласына яңадан кайта һәм ханлык белән идарә итә башлый.
Күрәбез, башкисәр Ермак Себерне ала алмаган, бары тик юл өстендәге авыл һәм калаларны талау һәм җирле халыкны үтерү, аларны көчләп чукындыру белән генә шөгыльләнгән. Әмма Котыптан кыпчак далаларынача җәелгән, Урал тауларыннан Бараба далаларына кадәр таралып яткан Себер иленә аның кулы җитмәгән, анда әле озак еллар буе татарлар хуҗа булган. Тик урыс гаскәре дә Ермакның артыннан бастырып Себергә килеп җиткән, алар инде бу бай һәм иркен җирләрне югалтырга теләмәгәннәр. Шулай итеп, Себер өчен дистә елларга сузылган канлы сугышлар башланып киткән. Әле 1585 елның көзендә үк, Мәскәүдән Себергә воевода Иван Мансуров гаскәре җибәрелә, ул Котыпта урыс кәлгәсе төзи, 1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар. Ул арада Котыпта, элеккеге Пелым князлыгы урынында Пелым, Березов, Сургут калалары калкып чыга, 1594 елда исә Күчем ханның Ялым-Тора шәһәре урынында урысларның Тара каласы барлыкка килә. (Миллер Г.Ф. История Сибири. Т. 1. М. – Л., 1937, с. 355.) Татарларның төп су юллары булган Иртыш һәм Тубыл, Тура һәм Тара, Обь елгалары буена урнашкан бу урыс калалары тиз арада көчле хәрби крепостьларга әйләнәләр, Себерне тулысынча яулап алу буенча төп таяныч ролен үтиләр.
Шунысын да онытмаска кирәк, Себер җирендә бу хәрби крепостьларны төзү һәм саклау урыс гаскәре ярдәмендә башкарыла, шул ук вакытта яулап алынган җирле халыкларны файдалану очраклары да була. Әйтик, 1594 елның башында князь Андрей Елецкий җитәкчелегендә Мәскәүдән Себергә озатылган 147 кешелек җәяүле урыс гаскәренә Казаннан 100 атлы татарны, Урал башкортларыннан 300 атлы җайдакны алалар, аларга башлык итеп чукынган татар Мамлы Мальцев билгеләнә. Моңа өстәп тагы Лаештан һәм Тәтештән иллешәр поляк тоткыны, Казаннан тагы илле татар Мәскәү гаскәренә килеп кушыла. Себергә килеп җиткәч исә бу гаскәр тагы да зураеп, аңа тагы йөзләгән казак, урысларга хезмәткә күчкән йөздән артык Тубыл татары, Төмән шәһәреннән дистәләгән литвалы һәм чәркәсләр, җирле вогул-остяклар кушылып, Тарага килеп җиткәндә меңнән артык сугышчыны хасил итәләр, шуларның яртысы татар-башкорт була. (Тарская мозаика. Омск, 1994, с. 7.)
Күчем ханга дистә еллар буе менә шулай берничә фронтта – Себергә дәрья булып агылган урыс регуляр армиясенә, аларга килеп кушылган сатлык милләттәшләренә һәм форсаттан файдаланып, арттан Искәргә бәреп кергән казах солтаннарына каршы да көрәшергә туры килә. Дөрес, соңгылары бик тиз үзләре дә урыс колына әйләнәләр, 16 яшьлек казах солтаны Ураз-Мөхәммәт, тайбугачы Сәйтәк һәм Күчем ханга хыянәт итеп, казахларга хезмәткә күчкән Карача-вәзир, вакытлыча Искәргә кереп утырсалар да, 1588 елның җәендә аларны мәкер юлы белән әсирлеккә төшерәләр һәм Мәскәүгә озаталар. (Сибирские летописи... с.293-294.) Себер канга батып ятканда, казах ханы Тәвәккәл 50 мең кешелек гаскәрен Бохараны туздырырга җибәрә, ярдәм сорасалар да, үз төрки-мөселманнарына булышмый. Үз хәле хәл булганга, Бохара да Себергә ярдәм итә алмый, Кырым, Төркия дә ярдәмгә килми, Идел-Урал үзе ут эчендә ята, шулай итеп, Күчем хан урыс армиясенә каршы көрәштә аз санлы халкы белән бер ялгызы кала.
Себернең зур су буйлары әкеренләп урыс кәлгәләре белән тулса да, алар кулында утлы корал, мылтык һәм чуен туплар булса да, Күчем хан алардан качып далада йөрми, бөтен гайрәтен һәм гаскәрен җыеп, санай-уклар, кылыч-сөңгеләр белән булса да шушы калаларга һөҗүм итә. 1590 елның 23 июнендә ул Төмән тирәсендә зур сугышлар алып бара, Тубыл каласына һөҗүм итә, шәһәрне ала алмаса да, күп урыс гаскәриләрен юк итә, тирә-як авылларда урысларга хезмәткә күчкән сатлык татарлырны әсир итеп алып, Бараба далаларына озата, шулай ук җирле халыкның күпчелеге үз теләге белән Күчем ханга ияреп, Иртыш-Омь буйларына китеп бара. Биредә исә Күчем хан Сала, Каурдак олысларына һөҗүм итеп, үзенә каршы чыккан патша гаскәрен чигенергә мәҗбүр итә. Шулай итеп, җирле халык ясакны яңадан Күчем ханга түли башлый, Иртышның һәм Обьның югары өлешләре, Бараба далалары, Тара һәм Омь елгасы буйлары тулысынча диярлек Күчем хан кулында була. (Гәбделбәр Фәйзрахманов. Күрсәтелгән хезмәт, 206 бит.)
Әмма урыс гаскәре дә моның белән килешергә теләми, аларга татарлардан килә торган ясак рәвешендәге кеш тиреләре, тоз күлләре һава кебек кирәк була, һәм алар кәлгәләреннән чыгып, Күчем ханны эзәрлекли башлыйлар. Күчем хан гаскәре белән шундый зур бәрелешләрнең берсе 1591 елның августында була, Тубыл воеводасы Кольцов-Масальский Ишим елгасы буйларында кинәттән татарларның ыстанына һөҗүм итә. Бу сугышта күп татарлар үлә, Күчем ханның балалары урысларга әсир төшә, әмма татар ханы җиңелми, дәүләт өчен сугышын дәвам итә. (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. – Казан, 1993, 114 бит.)
Күчем хан һәм патша гаскәре арасында шундый канкойгыч сугышларның тагы берсе 1595 елны Иртышның югары агымындагы Кара-Атау каласында була. Урыс воеводасы Борис Доможиров Күчем ханның ыстанына көтмәгәндә һөҗүм итеп, бик күп татарларны юк итә, урыслар ягыннан да күп сугышчылар үлә, күп кенә затлы татарлар әсирлеккә эләгә. (Буцинский П. Заселение Сибири и первые ее насельники. – Харьков, 1899, с.143, 145.) Әмма Күчем хан бу яудан да исән чыга һәм үзе дә урыс кәлгәләренә һөҗүмнәрен дәвам итә, аның янында олы улы Али һәм тугрылыклы морзалары һәм яугирләре була. 1595 елның мартында Тубыл воеводасы Ростовский Тара шәһәрендәге урыс гаскәренә ярдәмгә 239 хәрби һәм күп корал җибәрә, 500 кешелек гаскәр, Күчем хан эзләре буйлап, Бараба далаларына тарала. Биредә һәр шәһәр һәм авыл өчен канкойгыч сугышлар башлана. Урыс воеводалары Доможиров һәм Ропозовлар карамагындагы атлы гаскәр татарларның Чангула, Лугай, Килем, Барма, Лиуба, Тораш, Кәрпәк олысларын утка тоталар, Тунус шәһәре җир белән тигезләнә, халкы юк ителә. Бу хәлләрне күреп куркуга төшкән җирле халыкның бер өлеше Рәсәйгә буйсынуын белдерә, урысларга ясак түләргә ризалаша. (Һади Атласи. Күрсәтелгән хезмәт, 125 бит.)
Күчем хан исә урыслар белән сугышып чигенә-чигенә, Иртыш һәм Обь елгаларының югары агымына, Омь елгасы буйларына ук килеп җитә, гаиләсен Ирмән елгасы буендагы Тон-Тура шәһәрендә калдырып, яңа һөҗүмнәргә ташлана. Дөрес, Кара-Атау сугышыннан соң аны 300 морзасы калдырып китә, алар сәүдә кәрваннарына ияреп, гаиләләре белән Бохарага күчәләр, Хива якларына китеп баралар. Бу юл Күчем хан өчен дә ачык була, әмма ул илен, халкын, дәүләтен ташлап китә алмый һәм урыс гаскәренә каршы сугышларын дәвам итә. Бу вакытта аңа инде 80 яшь тулып килгәнлеген дә, Күчем ханның яртылаш сукырайганын да онытмаска кирәк. Шушы хәлендә дә ул илен яклау өчен хәрбиләрне оештыра ала, алар белән канкойгыч сугышларга керә, 1596 елны Ык күле буеннан калмыкларны куып чыгара, 1597 елны Иртышның урта агымындагы Терәни һәм Омь елгасы буендагы Лугуй олысын урыслар кулыннан тартып ала, берничә тапкыр Тара шәһәренә һөҗүм итә.(Буцинский П. Күрсәтелгән хезмәт, 143, 146 битләр.)
Татар ханының болай гына бирешмәсен аңлаган Рәсәй патшалары аңа хатлар да язып карыйлар, үзләренә хезмәткә күчәргә үгетлиләр. 1596 елны урыс патшасы Федор Иванович Күчем ханга болай дип яза: "... Синең элеккеге эшләреңә һәм буйсынмавыңа карамастан, без сине, Күчем патша, балаларың белән үзебезгә чакырабыз һәм безгә хезмәт итәргә өндибез! Син безнең күз алдыбызда булырсың, без сиңа башка хан һәм ханзәдәләргә биргән кебек, хакын түләп торырбыз! Әгәр инде Себер-йортыңда калырга телисең икән, анда хан булырсың, һәм безгә буйсынып, тиешле хакын алып торырсың!"(Абдиров М. Хан Кучум – известный и неизвестный. Алма-Ата, 1996, с. 125.) Әмма Күчем хан урыс патшаларының бу ялган вәгъдәләренә ышанмый, аның Мәскәүгә буйсынган татар ханы булып тарихка кереп каласы килми һәм ул ил-җире өчен сугышларын дәвам итә.
Күчем ханны бу рәвешле үзләренә буйсындыра алмагач, Мәскәү патшасы аңа әсирлектәге улы Әбелхәер һәм туганының улы Мөхәммәткол аша мөрәҗәгать иттереп карый. "Бөек Рәсәй патшасы алдында үзеңнең гаебеңне каплау өчен, бирегә берәр улыңны тотык-амәнәт итеп җибәр, - дип язалар алар. – Үзең дә монда кил һәм безнең кебек рәхәт тормыш табарсың, безгә бөек падишаһ җирләр һәм шәһәрләр бирде, син дә аларны алырсың! Әгәр теләсәң, Рәсәй патшасына буйсынып, аннан хезмәт хакы алып, Себердә хуҗа булырсың!" (Абдиров М. Күрсәтелгән хезмәт, шунда ук.) Әмма Күчем хан Мәскәүдән качып кайткан татар-нугай яугирләре сөйләгәннән анда Себер морзаларын сугыш өчен генә тотканнарын, аларны төрки-мөселманнарга каршы яуларда кулланганнарын белә иде инде. Күчем хан үз гомерен саклап калу бәрәбәренә мондый хурлыклы килешүгә бармый һәм ил-җире өчен сугышуын дәвам итә.
"Кучум неуступчиво боролся с Ермаком ; в этой борьбе он не унижал своего сана, ни своего достоинства, ни падал ниц перед покорителем, мстил ему, сообразно духу времени, и тайно, и явно, и, наконец семнадцать лет скитаясь по степям, он, в диком величии своем, предпочел лучше пасть под ударами судьбы, но не запятнать себя добровольной передачей перед тем, кого он считал своими притеснителями и врагами...", - дип яза бу хакта тарихчы Небольсин. (Небольсин П.И. Покорение Сибири. – СПб, 1849, с.111.)
Себер өчен иң көчле соңгы сугышларның берсе 1598 елның 20 августында була, воевода Андрей Воейков гаскәре Чан күле буенда урнашкан Күчем хан ыстанына төннә көтмәгәндә һөҗүм итә һәм йоклап яткан халыкны суеп чыга. Үлүчеләр арасында Күчем ханның 370 яугире, оныклары һәм морзалар да була, ә хан гаиләсеннән 30 кеше урысларга әсир төшә. (Буцинский П.Н. Күрсәтелгән хезмәт, 147 бит.) Күчем хан исә үзе бу вакытта уллары Али, Кагай, Азим һәм йөзләгән яугире белән ерак олысларда гаскәр туплап йөри һәм ул яңадан Ялым-Тора – Тара шәһәрен кире кайтарырга уйлый. Уллары, киленнәре, оныклары урыслар кулына әсир булып төшкәч, воеводалар Күчем ханга тагы илче җибәреп карыйлар, бирелергә кушалар. Күчем ханның җавабы: "Мин Себерне үзем теләп бирмәдем, ирегемне дә үз теләгем белән бирмәм!" – була. Шулай итеп, 1598 елның 20 августы Көнбатыш Себернең рәсми рәвештә Россия составына керүенең фактик датасы булып тора.
Шушы канкойгыч сугыштан соң Күчем ханның исеме тарих елъязмаларында күренми башлый, ә 1601 елдан Себер ханы булып аның олы улы Али исәпләнә. Күчем хан тарих мәйданыннан юкка чыкса да, Себер өчен көрәшне башта аның улы Али, ул урысларга әсирлеккә төшкәч, башка улллары Азим, Канай, Ишим, Морат, соңрак оныклары Аблай-Гәрәй, Дәүләт-Гәрәй, Тәүке, Бука солтан дәвам итәләр. Себерне кире кайтару өчен көрәш әле тагы ике гасыр дәвам итә, Күчем ханның оныклары урысларга каршы сугышлар белән 1636 елны Уфа шәһәренә хәтле барып җитәләр. Рәсми тарихта "башкорт восстаниеләре" дип йөртелгән татар күтәрелешләренең дә башында, нигездә, Күчем хан нәселе торган. Ә Күчем ханның урысларга әсир төшеп, Мәскәүгә җибәрелгән нәселе тулысынча диярлек христиан диненә күчеп бетә, урыслаша һәм тарих сәхнәсеннән төшеп кала.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, Себерне бернинди Ермак та басып алмаган, ә Россиянең регуляр армиясе яулап алган. Озакка сузылган бу сугыш Ермак белән Күчем хан арасындагы сугыш түгел, ә бәлки ике дәүләт – Рәсәй белән Себер ханлыгы арасындагы сугыш була. Россия өчен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы өчен милли-азатлык көрәше булып тора. Себер ханлыгы Россия белән бернинди килешүләргә дә бармый, аның бүгенге көнгә хәтле Мәскәү белән солых төзегәне юк, халыкара нормалар буенча ул әле дә Россия белән сугыш хәлендә исәпләнә. Шуңа күрә Себер ханлыгының төп дәвамчылары булган себер татарларының яңадан үз бәйсез дәүләтләрен торгызырга да, яулап алынулары өчен Мәскәүдән компенцация түләтергә дә, Рәсәйнең татарларга карата уздырган юк итү сәясәте өчен халыкара мәхкәмәләргә бирергә дә хаклары бар. Чөнки тарихи дөреслек алар ягында.
Ә татар халкы өчен, бигрәк тә, себер татарларына Ермак бернинди дә батыр түгел, ә башкисәр һәм юлбасар. Ул Себергә талау һәм үтерү нияте белән килгән һәм шул кара эшен эшләгән дә. Һәм үлемен дә татарлар кулыннан Себердә тапкан. Ә Күчем хан исә татар халкы өчен милли каһарман, азатлык көрәшчесе һәм җиһангир ир – Себернең Алтын ханы булып кала бирә.
Файдаланылган хезмәт:
Абдиров Мурат. Хан Кучум: известный и неизвестный. – Алма-Ата, 1996. Атласи Һади. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. – Казан, 1993. Бәйрәмова Ф.Ә. Күчем хан. – Казан, 2007. Кабдулвахитов Калиль. По следам тюменских шейхов. – Тюмень, 2005. Миллер Г.Ф. История Сибири. – Москва, 1999. Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002. Тарская мозаика. – Омск, 1994. Тобольский хронограф – 1, 2, 3, 4. – Омск, Москва, Екатеринбург, 1993, 1994, 1998, 2004. Файзрахманов Г.Л. История сибирских татар с древнейших времен до начала XXвека. – Казань, 2002.